11 гыйнвар Собчакның Казандагы штабы вәкиле сәүдә үзәгенә "президентлыкка намзәт Ксения Собчакка теләктәшлек белдереп имза җыю" өчен түләүле ике дүрткел метр мәйдан сорап мөрәҗәгать иткән. Сәүдә Үзәге җитәкчесе әлеге хатка "мөмкинлек юк" дип җавап язуы җибәргән. Бу хакта Idel.Реалиига Казандагы штаб җитәкчесе Эльза Нисанбекова хәбәр иткән.
Моннан тыш, Нисанбекова сүзләренчә, "Тандем" сәүдә үзәге җитәкчелеге бу хакта телефоннан сөйләшүдән баш тарткан һәм хат җибәрергә кушкан. Әлегә "Тандем" җитәкчелеге хатка җавап бирмәгән.
Шул ук вакытта "Бердәм Русия"нең Казан бүлгесе башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Гречанникова Владимир Путинга имза җыю өчен сәүдә үзәкләрендә урыннар бушка бирелә дип белдергән иде. Бу хакта БИЗНЕС Online язып чыкты.
"Без сәүдә үзәкләре җитәкчеләре белән килешүләр төзибез. Алар да безнең намзәткә теләктәшлек белдерә, шуңа күрә безгә имза җыю кампанисен алып бару өчен ризалыгын бирә", дип сөйләгән Гречанникова.
Ксения Собчакка сайлауда катнашыр өчен 100 мең имза җыярга кирәк. Аны намзәт итеп "Гражданская инициатива" фиркасе тәкъдим итте.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.