Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе өч ел тикшерү изоляторында утырган татарстанлыга компенсация билгеләде


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Татарстан кешесе Адександр Стрюковка Русиядән дүрт мең евро күләмендә компенсация түләтү карары чыгарды. Стрюков нигезсез өч ел тикшерү изоляторында утырган диелә.

Страсбург мәхкәмәсе Стрюковның Европа конвенциясендә каралган иреккә һәм шәхси кагылсызлыкка хокукы бозылган дип тапты. Бу хакта "Зона права" хәбәр итә.

Стрюков 2007 елның мартында тоткарланган. Ул салым түләүдән качуда һәм җинаятьчел төркемдә катнашуда шикләнелгән. Өч ел дәвамында Стрюков тикшерү изоляторында утырган. Мәхкәмә изолтяторда тоту вакытын 18 тапкыр озайткан. Стрюков адвокаты "мәхкәмә карарлары формаль булды, алар бер-берсеннән аерылмый иде", дип белдерә.

Татарстан Югары мәхкәмәсе шикләнелүчене 2010 елның февралендә йолым (залог) калдыру шарты белән генә иреккә чыгара. Соңрак Стрюковка карата җинаять эше туктатыла.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG