Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа чикләүләргә дучар булырга мөмкин русияләр исемлеге тиздән әзер булачак


Стивен Мнучин
Стивен Мнучин

АКШ чикләүләр кануны кысаларында Русия президенты Владимир Путинга якын эшмәкәрләр исемлеге якын арада тәкъдим ителәчәк.

Бу хакта Америка финанс министры Стивен Мнучин Ак йорттагы брифинг вакытында белдерде.

"Без моның белән шөгыльләнәбез. Әйтүебезчә, ул якын арада әзер булачак. Без моңа зур игътибар бирәбез", диде АКШ финанс министры Русия олигархлары исемлеге кайчан төзеләчәк дигән сорауны җаваплап.

Коммерсантъ үз чыганакларына таянып язуынча, бу исемлеккә Русиянең 50ләп эшмәкәре һәм аларның гаилә әгъзалары керергә мөмкин.

Декабрь аенда Русия бизнес вәкилләре белән очрашуда Путин Русия хөкүмәте чит илдән капиталны кайтарырга ярдәм итүче махсус облигацияләр чыгарачак дип белдергән иде. Моңа кадәр Reuters агентлыгы, АКШның чикләүләр исемлегенә эләгүдән куркып, Русия элитасы вәкилләре акчаларын үз илләренә күчерергә омтыла башлады дип язган иде.

"Америка дошманнарына чикләүләр ярдәмендә каршы тору" канунын АКШта 2017 елның җәендә кабул иттеләр. Америка парламентының ике пулатында да күпчелек тавыш белән кабул ителгән төзәтмәләр АКШның башкарма хакимиятен 2018 елның гыйнвар азагына Путинга якын кешеләрнең исемлеген булдыруны йөкләде. Бу кешеләргә каршы чикләүләр кертелергә мөмкин.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG