Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апрельдә Казаннан Минскига авиаочышлар башлана


2018 елның 26 апреленнән "Белавиа" һава ширкәте Мински-Казан-Мински маршруты буенча очышлар башлый. Очышлар атнасына дүрт тапкыр булачак.

Минскидан очкыч Мәскәү вакыты белән 23:50дә сишмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе очып китәчәк. Казаннан Минскига дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә иртәнге бишенче яртыда очачак, дип хәбәр итә "Казан" һава аланы матбугат хезмәте.

Очышлар 75 юлчы сыйдырышлы Embraer 175 очкычында булачак. Авибилетлар бәясе бер якка 106 евродан, ике якка да 199 евродан башлана.

Әлеге маршрут Европа, Русия һәм Үзәк Азия илләре арасында транзит очышлар өчен уңайлы диелә.

"Белавиа" Беларусның иң эре һава ширкәтләренең берсе. Ул Европаның һәм Азиянең 26 иленә очышлар башкара.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG