Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт департаменты үз ватандашларына Кырым һәм Төньяк Кавказга бармаска киңәш итә


АКШ дәүләт департаменты харитасы
АКШ дәүләт департаменты харитасы

АКШ дәүләт департаменты үз ватандашларына Русиягә барудан тотылып калырга, Кырым һәм Төньяк Кавказда чит ил оккупациясе булуы һәм хакимиятләренең башбаштаклыгы сәбәбеннән анда бармаска киңәш итә.

Кушма Штатлар дәүләт департаменты Русиядә "террорчылык һәм көч куллану" куркынычы ихтималы сәбәпле үз ватандашларына анда барудан тотылып калырга, аеруча Кырым һәм Төньяк Кавказга бармаска киңәш итә. Бу хакта АКШ дәүләт департаменты сайтында белдерелә.

"Кырымда Русиянең зур күләмдә гаскәрләре урнашкан. Украинаның бу өлешен оккупацияләү гамәле буларак Русия Кырымда яңа хәрби чараларга бара ала. Халыкара җәмәгатьчелек, шул исәптән АКШ һәм Украина Русиянең Кырым аннексиясен танымый. Кырымда чит ил ватандашларына һәм җирле халыкка, аеруча хакимияткә каршы чыгучыларга карата көч кулланулар дәвам итә.

Төньяк Кавказда тәртип бозулар, террор һөҗүмнәре дәвам итә. АКШ һәм башка ил ватандашлары йолым хакына урлана. Шулай ук Ченяда гейларга карата көч куллану турында хәбәрләр бар.

АКШ хөкүмәте Кырым һәм Төньяк Кавказга сәяхәт кылучы ватандашларына ярдәм итә алмый, чөнки АКШның дәүләт хезмәтендә булганнарга анда керү тыела", диелә белдерүдә.

Дәүләт департаменты сәхифәсендә интерактив харита урнаштырылган. Анда илләр иминлек дәрәҗәсенә карап дүрт төркемгә бүленгән. Русия Төркия, Ливан, Нигерия, Венесуэла, Куба, Һондурас кебек илләр белән бергә өченче төркемгә кертелгән. Бу илләргә сәфәр кылырга җыенучыларга "кабат уйларга" киңәш ителә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз

XS
SM
MD
LG