Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте балалар бакчаларында Путин өчен имза җыю хәбәренә аңлатма бирми


Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшыра

Балалар бакчалары хезмәткәрләренә Владимир Путинның президент сайлауда намзәт булуын хуплап имза кую өчен эшкә паспортларын алып килергә кушканнар дигән хәбәрне Казан хакимияте расламый да, инкарь да итми.

Социаль челтәрләрдә Казан мәгариф идарәсе балалар бакчалары хезмәткәрләренә эшкә паспортларын алып килергә боерган дигән хәбәр таралды. Хезмәткәрләргә Русия президентына чираттагы мәртәбә намзәт булырга җыенучы Владимир Путин өчен имза куярга киңәш ителгән дип язды Казан блогерларының берсе. Каршы килгән очракта, эштән алу белән дә янаганнар диелә язмада.

Facebook-тагы пост
Facebook-тагы пост

Әлеге пост Facebook cәхифәсендә бөтен кешегә дә күренә иде, соңрак аның авторы текстны дуслары гына күрерлек итеп ябып куйды.

Әлеге хәбәрне раслау яки кире кагу өчен Idel.Реалии Казан мәгариф идарәсенә, Казан мэриясенә, Татарстан мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Ләкин әлегә кадәр язма рәвештә дә, телефон аша да аңлатма ала алмаганнар.

Григорий Явлинскийның Казандагы штабы җитәкчесе Николай Рыбаков әлеге хәлгә гаҗәпләнүен белдерә. "Өч миллион сайлаучы яшәгән республикада 7,5 мең имза җыю кебек элементар йөкләмәне үтәү өчен дә административ басым кулланыла. Президент идарәсендә беркем дә сайлауны гадел уздырырга теләми. Административ басымга җавап – үз намзәтеңә агитациядә катнашу һәм сайлауда тавыш бирү", ди Рыбаков.

Бу бюджет өлкәсендә эшләүчеләр белән бәйле беренче генә очрак түгел. 2016 елның ноябрендә Казан башкарма комитетында эшләүчеләргә һәм укытучыларга "ихтыяри-мәҗбүри" Казан-Аренада узган "Рубин" такымы катнашындагы уенны карарга барырга "тәкъдим ителде".

2017 елның августында Татарстанның Мөслим районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе алдыннан укытучылардан агач кәүсәләрен юдырттылар. Район түрәләре бу эшкә берәү дә мәҗбүр ителмәде дип белдерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG