Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Оппозиция йөрешләре"ндә катнашучы сигез кеше тоткарланган


"Оппозиция йөрешләре"ндә катнашучыларны тоткарлау. 2017 елның апреле.

"Оппозиция йөрешләрендә" катнашучыларны Пресненский районы эчке эшләр идарәсенә илтәләр.

Мәсәкүдә Патриарх күле янында "Оппозиция йөрешләре"ндә катнашучылар тоткарланган. Бу хакта ОВД-Инфога тоткарланган активистларның берсе Вячеслав Семилетов хәбәр иткән.

Семилетовтан башка тоткарланучылар арасында Александр Тетерин, Михаил Духновский, Иван Литвиков, Виктор Лукин (икенче төркем инвалид), Орест Черкесов, Дмитрий Мезонин һәм Валерий Данилов бар.

"Башта безнең арттан экстремизмга каршы көрәш идарәсе вәкилләре барды, төрле провокацияләр булдырды, аннары автозак чакырдылар", дигән Семилетов.

Аның сүзләренчә, тоткарланучыларны Пресненский районы эчке эшләр идарәсенә алып баралар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG