Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада җанварлар хокукын яклап пикет узды


Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар

14 гыйнвар Уфада җанварлар хокукын яклап пикет узды. Ул башкаланың Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәният сарае янындагы мәйданда үтте.

Пикетта өч дистәгә якын кеше катнашты. Алар Русиядәге "притравочная станция" ягъни, сунар этләрен кыргый җанварларга “өс”ләтеп өйрәтү станцияләренә каршы шигарләр күтәреп торды. Кулларда: “Кичекмәстән җанварларны яклаучы кануннар кирәк!”, “Русия җанварларны яклый!”, “Җанварлар белән каты мөгамәләгә каршы канун таләп итәбез!” кебек шигарләрне күрергә була иде.

Эш шунда, узган ел ахырында Русиянең "Сунарчылык һәм сунарчылык ресурсларын саклау турында кануны"на Дәүләт думасы үзгәрешләр кертеп, аның кыргый җанварларга карата куллануын тыйган иде. Ләкин бу канунны Федерация шурасы уздырмады. Шул уңайдан Русиянең җанварларны яклау хәрәкәте 14 гыйнвар ил буйлап каршылык чаралары уздырды. Уфада узган пикет шуның кысасында үтте. Аны Башкортстанның Зоояклаучылар ассоциациясе оештырды.

Чара барышында җанварларны яклаган канун булдыру кирәклеге турында мөрәҗәгатькә имза җыю оештырылды.

Җанварларны яклап чыгучылар фикеренчә, мондый “өсләтү станция”ләрендә яраланган аю, төлке, куян һәм башка җанварларны сунар этләрен өйрәткәндә файдалану кансызлык булып тора.

"Өсләтү станцияләре" Башкортстанда Уфа һәм Күмертау шәһәрендәге сунарчылык җәмгыятьләре каршында эшли. Русиянең кайбер станцияләрендә "пенсиягә" чыккан цирк аюларына да этләр "өс"ләтү очраклары турында хәбәрләр булса, Башкортстандагыларда бурсык, төлке һәм янут кебек вак җанварлар файдаланыла.

XS
SM
MD
LG