Вакыйга Пермь шәһәренең 127 санлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбендә булган. Тикшерү комитетының төбәктәге идарәлеге хәбәренчә, иртәнге якта дәрес вакытында ике яшүсмер пычаклар белән сугыша башлаган. Яшүсмерләрне араларга тырышучылар да яраланган, дип яза РИА Новости.
Төбәк сәламәтлек министрлыгы хәбәренчә, бер укытучы һәм 16 яшьлек укучының хәле авыр. Аларга операция ясала.
Шикләнелүчеләр тоткарланган, якын араларда алардан сорау алу уздырачаклар, диелә.
Бер укучының ата-анасы сүзләренә караганда, һөҗүм вакытында химия укытучысы яраланган.
Вакыйга урынында табиплар һәм полиция эшли. Пермь өлкәсе губернаторы Максим Решетников та килгән, диелә.
Мәктәптән 750дән артык кеше эвакуацияләнгән.