Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишембай кешесе шәһәр хакимияте янында үз-үзен яндырган


Фото: vk.com/club_1234567
Фото: vk.com/club_1234567

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә бер ир-ат мэрия каршындагы мәйданда үз-үзен яндырган һәм исән калган. Кайбер хәбәрләргә караганда, ул күптән түгел эшсез калган булган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, ир-ат үзенә бензин сибеп ут төрткәнче башта кислота эчкән, аннары үз-үзенә пычак белән кадаган, дип яза ProUfu.

Шаһитләр сүзләренә караганда, ир-атны ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән вакытта ул исән булган. Хокук саклау оешмаларындагы чыганаклар вакыйга турында хәбәрне раслый.

"Комсомольская правда" язуынча, ир-ат "Протест белдерәм, коррупция!" дип кычкырган. Басма ул күптән түгел эшсез калган, дип тә хәбәр итә. Ул "Газпромнефтехим Салават" ширкәтенә эшләгән дип хәбәр итте Азатлыкка шәһәр кешеләре.

"Башкортостан" дәүләт телерадиоширкәте шулай ук Ишембай кешеләре сүзләренә сылтанып, ир-атта авыр чир булган, ул үзенә дарулар ала алмаган, дип хәбәр итә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG