Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимиятенә сайлаучыларның протест җыены турында белдерү тапшырылган


Алексей Навальный
Алексей Навальный

15 гыйнварда Русия оппозициясе җитәкчесе Алексей Навальныйның Казандагы штабы шәһәрнең башкарма комитетына 28 гыйнварда йөреш һәм митинг үткәрәчәге турында белдерде.

Чараның төп максаты – сайлаучыларның тавыш бирүдә катнашудан баш тартуы. Навальный штабы вәкилләре Мәрҗани урамы яклап Кабан күле ярыннан, аннан соң Татарстан урамы тротуары буйлап Тинчурин паркына йөреш булачагы, һәм шунда митинг үтәчәге турында белдерде. Чарага өч меңләп кеше җыелачагы белдерелә.

Белдерү кәгазендә, чара барышында “сәхнә һәм тавыш көчәйткеч җиһазлары, плакатлар, Русия әләме һәм башка агитация чаралары кулланылачак” диелә.

Навальныйның Уфадагы штабы да республика хакимияте һәм шәһәр мэриясенә йөреш һәм митинг оештыру өчен рәсми хат юллаган.

28 гыйнварга планлаштылырган йөреш "Уфа" универмагы мәйданы каршыннан башланачак диелә. Аннары Октябрь проспекты һәм СССРның 50 еллыгы урамы буйлап Спорт сарае каршындагы мәйданга килеп, шунда митинг үткәрергә җыеналар. Катнашучылар саны 2000 кеше булырга мөмкин. "Хакимияттән әлегәчә җавап юк, әмма 15 гыйнвардан, канунга ярашлы рәвештә, без үзебезнең чараны килешенгән дип исәпләячәкбез", ди Навальныйның Уфадагы штабы координаторы Лилия Чанышева.

2017 елның ахырында Русия Үзәк сайлау комиссиясе Навальныйны Русия президенты вазифасына намзәт итеп теркәүдән баш тарткач, оппозиция җитәкчесе русияләрне 28 гыйнварда урамнарга чыгарга чакырган иде.

XS
SM
MD
LG