Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада үзәге сайлау алды сораштыру нәтиҗәләрен чыгаруны туктаткан


Левада үзәге җитәкчесе Лев Гудков
Левада үзәге җитәкчесе Лев Гудков

Левада үзәге сайлау кампаниясе башыннан социологик сораштыруларны дөньяга чыгармый башлады. Сораштырулар уздырыла, нәтиҗәләре генә күрсәтелми. Моңа оешманың "ят агент" булып танылуы сәбәпче дип аңлатыла.

Левада үзәге җитәкчесе Лев Гудков оешманың 2016 елда "ят агент" булып теркәлергә мәҗбүр булуын, ә кануннарның мондый оешмаларга сайлаулар һәм референдумнарда катнашырга тыюын искәртә. "Кануннарны бозу штрафларга, хәтта оешманы ябуга китерергә мөмкин", дигән Гудков Ведомости басмасына.

Аның фикеренчә, "ят агентлар" турындагы канун бәйсез мәгълүмат чыганакларын, альтернатив аңлатмаларны читкә этәрүгә юнәлгән. "ВЦИОМ белән безнең нәтиҗәләр әллә ни аерылмый, аерма бары тик кайбер нюансларда гына була иде. Гәрчә безнең нәтиҗәләр (сайлау алды сораштыруларында хакимият вәкилләренә тавыш бирү - ред.) түбәнрәк була иде", ди социолог.

Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең (ВЦИОМ) дүшәмбе чыгарган сайлау алды сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, русиялеләрнең 67 проценты сайлауга барырга җыена, 11 проценты "барырга уйлап тора". Респондентларның 64 проценты Русиядә сайлаулар "ачык һәм гадел көрәштә" уза дип белдергән, 23 проценты тавыш бирүне демократик дип әйтеп булмый дигән. Хәзерге президент Владимир Путин өчен респондентларның 73,8 проценты тавыш бирергә җыеначагын әйткән. ВЦИОМ тулысынча дәүләт контролендә.

Оешма җитәкчесе Валерий Федоров сүзләренчә, ВЦИОМ белән Левада үзәге арасында ярышу булмаган, чөнки аларның "клиентлары төрле". "Кызганыч, хәзер мәгълүмат әзрәк булачак. Күбрәк булган саен, яхшырак, сүз бит ниндидер өч тиенлек оешма турында түгел, ә 14 ел дәвамында эшләп килүче оешма турына бара", дигән Федоров.

Басма билгеләвенчә, чынлыкта күп очракта ВЦИОМ белән Левада үзәгенең сораштыру нәтиҗәләре аерылган. Әйтик, декабрьдә уздырылган Левада үзәге сораштыруы нәтиҗәләренә караганда, президент сайлавына русияләрнең 28 проценты барачагы турында, ә 30 проценты "барырга уйлап торулары" турында белдергән. ВЦИОМда бу саннар 70 һәм 11 процент тәшкил итә. Федоров моны сораштыру алымнары һәм сораулар куюның төрлелеге белән аңлата.

Путин сүзчесе Дмитрий Песков бу уңайдан бирелгән сорауга электораль мәгълүмат анализлау өчен "эшләп килүче үзәкләр мәгълүматлары кулланыла", дип җавап биргән.

2012 елда "Коммерцияле булмаган оешмалар турында" канунга төзәтмәләр кергәч, анда "ят агент" дигән төшенчә барлыкка килде. Бу Русиядә "сәясәт белән шөгыльләнүче" һәм чит илдән акчалата ярдәм алучы оешмаларга “ят агент” дигән статус бирүне күзаллый.

Русиянең Юстиция министрлыгы коммерцияле булмаган "Юрий Левада аналитика үзәген" 2016 елда "ят агент" дип таныды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG