Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә эш сәгатьләре кыскартылган татар теле укытучысын яклады


Татар теле дәресе, архив фотосы

Лаеш районы мәхкәмәсе прокуратура күрсәтмәсе нигезендә сәгатьләре кыскартылган татар теле укытучысы Мөнирә Садыйкова гаризасын карап, моны канунсыз дип таныды.

Бу хакта Азатлыкка адковат Руслан Нәгыев җиткерде. "Лаеш районы Столбище бистәсенең Малышев исемендәге мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә Садыйкованың сәгатьләре кыскартылды һәм ул моның белән риза булмыйча, мәхкәмәгә гариза язды. Бүген мәхкәмә утырышы булды. Мәктәп мөдире укытучының дәрес сәгатьләрен Татарстан прокуратурасы күрсәтмәсенә нигезләнеп кыскарткан. Мәхкәмә моны канунсыз дип тапты", диде Нәгыев.

Мәктәп мөдиренең Югары мәхкәмәдә карарны шикаять итәргә бер ай вакыты бар. Укытучының хокукларын аның улы юрист Илдус Садыйков яклаган.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстанның Дәүләт шурасы Русия мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән яңа уку планын хуплаганнан соң, кайбер татар теле укытучыларының эшләрен югалтуы билгеле булган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG