Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимирязев академиясе деканы протест чараларында катнашканы өчен вазифасыннан алынган


Тимирязев акдаемиясе бинасы

Тимирязев академиясе ректоры Галина Золина каршылык чараларында катнашкан агрономия һәм биотехнология факультеты деканы Александр Соловьевны эшеннән алган.

Деканны эшенән җибәрүнең формаль сәбәбе итеп Соловьевка чыгарылган кисәтүләр дип белдерелгән. Ул академия профессоры буларак калачак, дип яза Коммерсант.

Соловьев канунсыз кисәтүләрне мәхкәмәгә шикаять иткән.

2016 елның язында Русия хөкүмәте Тимирязев академиясенең 101 гектар җирен күп катлы йортлар төзелешенә бирергә карар кыла. Академия укытучылары һәм студентлары моңа каршы ризасызлык чаралары оештыра. Ул вакытта аларга Русиянең элекке авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре да теләктәшлек белдерә һәм ярдәм сорап Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итә.

2016 елның декабрендә уку йорты ректоры Вячеслав Лукомец эшеннән китә, аның урынына Галина Золина килә. Әлеге вазифада эшләү дәверендә ул берничә укытучыны эшеннән ала. Күпчелек активистлар бу академия басуларында төзелешкә каршы протест чаралары белән бәйле, дип саный. Узган ел ахырында студентлар укытучыларын, шул испәптән Александр Соловьевны да яклап, пикет уздыра.

XS
SM
MD
LG