Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назраньда чәршәмбе “Мемориал” хокук саклау оешмасының офисы урнашкан бина янды. Кайбер хәбәрләргә караганда, бинага ут төрткәннәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ингушетиядәге идарәсе хәбәренчә, офиста компьютерлар, җиһазлар һәм кәгазьләр янган.

“Новая газета” язуынча, үзәккә билгесез кешеләр ут төрткән. Янгын төшерелгән видеода битлекле ике кешенең түбәгә баскыч терәп “Мемориал” офисы урнашкан икенче катка менүе күренә. Аларның кулларында ягулык савыты булган дип белдерә газета. Моннан тыш, “Мемориал” башлыгы Тимур Акиевның офистагы бүлмәсендә керосин исе килеп торган эрегән пластик шешә дә тапканнар.

9 гыйнварда Чечняда Грозныйның "Мемориал" башлыгы Оюб Титиев тоткарланган иде. Аны наркотиклар саклауда гаеплиләр. Наркотиклы төенчек аның автомобилендә табылды, дип белдерделәр. 11 гыйнварда мәхкәмә 60 яшьлек Титиевны ике айга сак астына алды. Адвокат Петр Заикин Чечня полиция хезмәткәрләре Титиевны үз-үзенә каршы сөйләргә мәҗбүр итә, яный һәм аның туганнарын йортыннан куып чыгара дип белдерә. 14 гыйнварда Титиев гаиләсенең Чечнядан китәргә мәҗбүр ителүе мәгълүм булды. Титиев Русия Президенты Владимир Путинга хат язды.

2014 елның декабрендә Грозныйда “Җәзалауларга каршы тору комитеты” хокук яклау оешмасының офисы яндырылган иде.

XS
SM
MD
LG