Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Балык Бистәсе һәм Питрәч районнары башлыклары алышынды


Питрәч районы шурасы депутатлары башлык өчен тавыш бирә
Питрәч районы шурасы депутатлары башлык өчен тавыш бирә

Татарстанның Балык Бистәсе һәм Питрәч районнары башлыклары вазифаларыннан китте. Чәршәмбе республика премьер-министры Алексей Песошин ике район шурасы утырышларында да катнашып, яңа башлыклар тәкъдим итте.

Балык Бистәсе районы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Илдар Таҗетдинов билгеләнде. Ул моңа кадәр "Алабуга" махсус икътисади зонасы җитәкчесе урынбасары иде.

2013 елдан бирле районны җитәкләп килгән Илһам Вәлиев вазифасыннан китте.

Питрәч районы башлыгы Эдурад Дияров та вазифасыннан китте. Ул да 2013 елдан бирле район башлыгы булып эшләде. Питрәч районы шурасы депутатлары Илһам Кашапов өчен тавыш бирде. Кашапов әлегә кадәр "Казан кошчылык фабрикасы"н җитәкли иде.

XS
SM
MD
LG