Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Илендә мари теленә багышланган түгәрәк өстәл узачак


"Мари Ушем" оешмасы әләме
"Мари Ушем" оешмасы әләме

Мари Иленең "Мари Ушем" төбәк оешмасы республикада мари телен өйрәнү мәсьәләсенә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырачак. Анда берничә министрлык, прокуратура вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Түгәрәк өстә 30 гыйнварга планлаштырылган, дип хәбәр итәләр оешмада.

Анда республика мәгариф министрлыгы, мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы, эчке сәясәт министрлыгы, прокуратура вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак, диелә.

Мари Иле мәктәпләрендә мари телен өйрәтүдәге вазгыять 2000 еллар башыннан бирле киеренке булып тора. "Мари Ушем" активистлары бәяләвенчә, республикада мари телен укыту иң түбән дәрәҗәдә куелган, бу телдә БДИ тапшыру мөмкинлеге юк. Республика халкы мари телен көнкүреш сөйләмендә генә куллана, дәүләт, сәясәт һәм икътисад өлкәсендә аның кулланылышы юк диярлек.

Марилар Мари Иле халкының 41,7 процентын тәшкил итә. Соңгы мәгълүматларга карагада, ана телен Русиядә яшәүче мариларның 71 проценты белә.

XS
SM
MD
LG