Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ТИҮе теледебатларда президентлыкка намзәтләрнең барысының да катнашуын таләп итә


Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов Русия президентына мөрәҗәгать белән чыккан. Ул анда татар халкының киләчәге һәм президент сайлауга кагылышлы берничә мәсьәлә күтәргән.

Башкортстан ТИҮе телевидениедә барган сайлау алды дебатларында Русия президентына барлык намзәтләрнең дә катнашуын таләп итә. Имаметдинов фикеренчә, дебатлардан баш тартуны сайлауда катнашудан баш тарту буларак кабул итәргә кирәк. Моны ул үзенең Владимир Путинга язган мөрәҗәтендә белдерә.

Моннан тыш, Имаметдинов Башкортстан татарларына, гомумән, татарларга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрә.

"Башкортстан ТИҮе Көньяк Урал ягында ике миллион татарның мәнфәгатьләрен яклаучы бердәнбер оешма булып тора. Большевикларның зур ялганы нәтиҗәсендә мондагы татарлар Татарстаннан читтә калды... Әлеге ялганның йөзьеллыгын милли мәктәбен, китаплар бастырылуын һәм милли үсешнең башка элементар билгеләрен югалткан милләт буларак каршы алабыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Имаметдинов фикеренчә, Русиядә татарлар саны төгәл билгеле түгел, чөнки җанисәп нәтиҗәләре максатчан рәвештә үзгәртеп күрсәтелә.

Башкортстан ТИҮе рәисе мәктәпләрдә ана телләрен ихтыярига калдыру мәсьәләсенә дә туктала. "Президент ярышында катнашучыларның берсе булса да аңлата аламы: ни өчен балаларга ике чит телне өйрәнү мәҗбүри, ә туган телне өйрәнү - ата-аналар гаризасы белән генә? Бу урыс теленә көндәшлекне юк итәргә тырышуны аңлатмыймы? Ни өчен икенче чит тел буларак төрки республикаларда да булса да, төрек телен укытуны кертмәскә?", ди Имаметдинов.

Элегрәк Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Путинның дебатларда катнашмау сәбәпләрен әйткән иде. Бу Путинның әлеге вакытта президент булып торуы белән бәйле, диде ул.

XS
SM
MD
LG