Accessibility links

Кайнар хәбәр

18 гыйнвар Украина Югары Радасы "Вакытлы оккупацияләнгән Донецки һәм Луһански өлкәләре территорияләрендә Украинаның дәүләт суверенитетын тәэмин итүдә дәүләт сәясәтенең үзенчәлекләре" дигән канун кабул итте.

Әлеге канунда "Украина Русиянең кораллы төркемнәре, оккупацион администрациясе кабул иткән документларны танымый" дип язылган. Украина дәүләтенә китерелгән барлык зыян өчен Русия федерациясе җаваплы, Русиянең кораллы агрессиясендә катнашканнар җинаять җаваплылыгына тартылачак диелә.

Канунда Украина сәясәтенең максаты - оккупацияләнгән территорияләрдә дәүләт суверенитетын торгызу, илнең көнчыгышында кораллы көчләрне куллануның хокукый нигезләре китерелә, Русия агрессор ил дип билгеләнә.

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе, Украина Югары Радасы депутаты Рефат Чубаровның канунның аерым маддәсенә Донецки һәм Луһански өлкәләре белән бергә Кырым һәм Акъярны да кертү тәкъдиме исәпкә алынмады. Кайбер депутатлар "пәрдә артында" Кырым мәсьәләсе аерым канунда каралачак дигән сүзләр әйтте.

Әлеге канун өлгесен Радага Украина президенты Петр Порошенко тәкъдим иткән иде. Канунның кабул ителүен ул "Донбасска һәм Кырымга сигнал" дип атады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG