Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина полициясе Башкортстан ФСБсы соравы белән Джабаровны кабаттан кулга алды


Ариф Джабаровны тоткарлау

Украина полициясе хезмәткәрләре элек Уфада яшәгән русияле Ариф Джабаровны Запорожьеның 10нчы санлы тикшерү изоляторыннан чыкгуга ук кабаттан кулга алды.

Бу хакта “Idel.Реалии”га Джабаровның адвокаты Владимир Лятин хәбәр итә. Чәршәмбе Запорожьеның Шевченковский район мәхкәмәсе аны изолтяордан чыгарып җибәргән иде. Адвокат сүзләренчә, Русия ягы Джабаровка кагылышлы тиешле документларны җибәрмәгәнлектән, ул иреккә чыгарылган булган.

"Прокуратура Русия ягы тиешле документларны җибәрмәү сәбәпле, беренчел сак астында тотуны тагын ун тәүлеккә озайтуны сорады. Әмма мәхкәмә ризалык бирмәде һәм аны иреккә чыгарды. Ләкин бүген тикшерү изоляторы ишек алдында аның кулларын каерып, район бүлегенә алып киттеләр", ди адвокат. Полиция хезмәткәрләре Джабаровны кулга алу хакындагы карарны күрсәтмәгән. Ляпин сүзләренчә, Джабаровны каршы алырга җирле мөселман җәмгыяте вәкилләре дә килгән булган.

"Халыкның күз алдында аның кулларын каердылар, күпләр моны телефонга төшерде", ди Ляпин. Адвокат белдерүенчә, Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстандагы идарәлеге Ариф Джабаровны террорчылык оешмасын финанслауда һәм Сүриядә канунсыз кораллы төркемнәрдә катнашуда гаепләп “Интерпол” аша эзләгән.

Запорожьеның Шевченковский мәхкәмәсе Джабаровны 2017 елның декабрендә ФСБның Башкортстандагы идарәлеге соравы белән утыз көнгә кулга алган иде.

Джабаров Запорожьега Төркиядән килгән, анда ул 2012 елдан бирле яшәгән. Һава аланында ул чик сакчыларыннан Украина миграция хезмәтенә сыеныр урын сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирүләрен сораган, әмма аның гозере кире кагылган. Шуннан соң Джабаров кулындагы кан тамырын кискән һәм полиция хезмәткәрләре аны кулга алган.

Милләте белән лезгин булган Джабаров 1976 елда Казакъстанда туган.

XS
SM
MD
LG