Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хач ману – чистарыну бәйрәме"


Казанда керәшеннәр хач манды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:57 0:00

19 гыйнварга каршы төндә керәшеннәр Казанның Аракчино бистәсендә хач ману гыйбадәтен үткәрде. Алар моны бәкегә чуму гына түгел, ә күңелне, уйларны чистарту йоласы дип бәяли.

Казанда яшәүче Артур Поляков хач ману гыйбадәтен ел да керәшен традицияләренә туры китереп уздырырга тырышуын әйтте. Бу көнне бәкегә чумганчы без башта матур итеп табын әзерлибез, мунча ягабыз, самавырлар куеп мәтрүшкәле чәйләр кайнатабыз, туган-тумачаларыбызның хәл-әхвәлен сорашабыз, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Артур Поляков
Артур Поляков

"Керәшеннәрдә хач ману үзенә күрә бер матур бәйрәм. Ул Гайсә пәйгамбәрнең Иордан суында чумдырылган көне. Керәшеннәрдә бу бәйрәмгә бик җитди карыйлар. Бу бәйрәм бары тик бәкегә чуму белән генә чикләнми, ә бер үк вакытта үзенә күрә күңелне чистарту, авырулардан арыну да булып тора. Раштуадан соң бәкегә чумып, уйларыңны да чистартуны аңлата торган көн бу", дип аңлатты әлеге бәйрәмнең үзенчәлеген Артур.

Аның сүзләренчә, ул үзе моннан 7-8 ел элек бәкегә чумып хач мана башлаган. Соңгы берничә елда аңа тормыш иптәше дә кушылган. Артур бу йоланың билгеле бер кагыйдәләрен булуын да әйтеп үтте.

Казанда хач ману
Казанда хач ману

"Иң беренче кагыйдә – бәкегә чумганчы исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамый. Күпләр, бәкегә чумганчы исерткеч эчемлек эчәләр дә шулай җылынып чумалар дип уйлый. Бу дөрес фикер түгел. Бары тик кайнар чәй һәм туклыклы ризык кына кешегә сәламәтлек һәм эчке җылы бирә. Икенче кагыйдә – бәкегә чумарга барганда җылы кием алып бару кирәк. Өченче кагыйдә – бәкедә коенып чыкканнан соң да кайнар чәй эчүне дәвам итәргә кирәк. Һәм әлбәттә бәкегә чумганчы да, чумганнан соң да теләкләр теләргә кирәк. Бу – дога түгел, керәшеннәрдә дога дигән әйбер юк. Бу – ходаебызга эндәшү, аңардан сорау һәм теләкләр теләү. Суга карап әйтелгән теләкләр кабул була диләр. Шуңа күрә бу өч көн эчендә әйтелгән сүзләр күп очракта кабул була", диде Артур Поляков.

XS
SM
MD
LG