Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда кырымтатарларны яклап урам чарасы узды


Петербурда урам чарасында катнашучылар
Петербурда урам чарасында катнашучылар

Петербурда 15ләп кеше кырымтатарларны эзәрлекләүне туктатуны һәм Русия белән Украина арасында халыкара танылган чикләрне тергезүне таләп итеп, Нева проспектына чыкты.

Петербурның "Солидарность" демократик хәрәкәте активисты Ольга Смирнова сүзләренә караганда, гыйнварда кырымтатарларны эзәрлекләү көчәйгән, 14 октябрьдә ялгыз пикетларга чыгучыларга карата репрессияләр дулкыны башланган.

Кешеләрне өйләрендә тоткарлыйлар, тентүләр оештыралар һәм социаль челтәрләрдә экстермизмда гаепләүләр белдерәләр, ди активистлар. Аерым алганда, чарада катнашучылар 18 гыйнварда тоткарланган активист Гирай Куламетовның иреккә чыгарылуын таләп итәләр.

Чарада катнашучылар шулай ук шәһәр кешеләренә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләп Кырымнан Русиягә чыгарылган кешеләр турында да сөйләргә теләгән. Әлеге эш нигезендә Кырымда 23 кеше сак астына алынган диелә. Активистлар "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы тоткыннарына теләктәшлек беледереп кырымтатарлар гына түгел, халыкара хокук яклау оешмалары да чыгыш ясый, аларны сәяси тоткыннар буларак бәяли дип искә төшерә.

Петерубурда кырымтатарларны яклап чыгучылар
Петерубурда кырымтатарларны яклап чыгучылар

Чара активистлары әлеге эш нигезендә гаепләнүчеләрне эзәрлекләүдән туктауны, сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруны таләп итә. Моннан тыш, алар Мәҗлес әгъзасы Эскендер Бариевның ата-анасын эзәрлекләүне туктатуны да сорый. Бариев үзе эзәрлекләүләрдән качып, Кырымнан киткән иде.

Урам чарасына җыенучылар ил ватандашлары Кырымдагы Русия гамәлләрен аек акыл белән бәяләр өчен мондый хокук бозулар турында белергә тиеш дип саный.

2014 елдан башлап кырымтатарларны террорчылык, экстремизмда гаепләүләр, урлаулар, үтерүләр, хәбәрсез югалулар, тоткарлаулар Кырымда туктаусыз арта бара. 18 гыйнвар Русиянең куәт төркемнәре Карасубазар һәм Иске Кырымда кырымтатарлар өйләрендә тентүләр уздырды. Кемал Сейтьяев һәм Гирай Куламетов тоткарланган дир хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG