Accessibility links

Кайнар хәбәр

​​Осетия мәгариф министры: "Осетин теле факультатив булмаячак"


Ирина Азимова
Ирина Азимова

Төньяк Осетиянең мәгариф һәм фән министры Ирина Азимова беренче тапкыр мәктәпләрдә осетин телен укыту мәсьәләсен күтәреп, бу тел беркайчан да факультатив булмаячак, дип белдерде.

Төньяк Осетиянең мәгариф һәм фән министры Ирина Азимова 2017 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында беренче тапкыр мәктәпләрдә осетин телен өйрәнү мәсьәләсен күтәрде. Аның сүзләренчә, Осетиянең барлык районнарында укучыларның осетин телен уку-укымау теләге турында сораштыру үткәрелгән. 99 процент осетин телен өйрәнүне сайлаган, ди Азимова.

Азимова сүзләренә караганда, әле министрлык республиканың бөтен мәктәпләрендә дә укучыларның ни дәрәҗәдә үз теләге белән осетин телен өйрәнүен ачыклар өчен мониторинг үткәрә. Владикавказ буенча нәтиҗәләр әлегә әзер түгел. Район мәктәпләрендә күпчелек укучылар осетин телен өйрәнү яклы, дип яза "Кавказ.Реалии" министр сүзләренә таянып.

"Күпчелек, 99 процент, осетин телен ана теле буларак өйрәнүне сайлады. Алар арасында осетин милләтеннән булмаган балалар да бар", ди ул.

Азимова әйтүенчә, баш тартучы бер процент барысы да чит милләттән. Осетин телен өйрәнүгә иң аз теләк белдерүчеләр Моздок районында булып чыккан. 2010 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, анда яшәүчеләрнең нибары 10 проценты осетин.

“Әмма факультатив рәвештә осетин теле беркайчан да укытылмаячак. Ул өйрәнелергә тиешле фән", дип ассызыклады Азимова.

Шулай ук Азимова осетин телен өйрәнү програмнары һәм аны укыту методикаларының камил булмавын билгеләде һәм республика халкының Осетия мәктәпләрендә осетин телен мәҗбүри укытуны сорап Путинга мөрәҗәгать итүен тәнкыйтьләде.

"Мөрәҗәгатьләр белән осетин телен саклап булмый. Без үзебездән торганны эшләргә, әлеге фәнне сыйфатлы укытырга тиеш. Методикалар кызыксындырырлык булырга тиеш. Осетин теле програмы кабаттан эшләнгән, әмма мин аны эксперт бәяләве аша үткәрергә боерык бирдем", ди Азимова.

Министр әйтүенчә, якындагы ике атнада әлеге програмны укытып йөрүче педагоглар эшләячәк.

Ноябрь аенда хәзер инде Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, татар теле төп мәктәп програмында калачак дип ышандырган иде, әмма бер ай үтүгә аны вазифасыннан алдылар.

XS
SM
MD
LG