Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай районының элеккеге башлыгы Таһир Харматуллин кулга алынды


Таһир Харматуллин
Таһир Харматуллин

19 гыйнварда Тукай районының элеккеге башлыгы Таһир Харматуллин сак астына алынды. Ул җир бүлеп биргәндә канун бозуда һәм вазифалары кысаларыннан чыгуда шикләнелә.

Тикшерү комитеты Харматуллинга карата җинаять эшен 16 гыйнварда ачкан. Тикшерү версиясенә караганда, ул җир кишәрлеген канунсыз бүлеп бирү һәм әлеге җирнең шәхси төзелеш өчен файдалану төрен үзгәрткән.

Нәтиҗәдә 77 миллион сумлык зыян китерелгән, диелә.

Таһир Харматуллин 2006-2010 елларда Тукай районы, аннары 2012 елга кадәр Мендлеевски районы башлыгы булды. 2012 елдан ул үзенең фермерлык хуҗалыгын җитәкли.

XS
SM
MD
LG