Алабугада 70 меңнән артык кеше һәм "Алауга" махсус икътисади зонасы утсыз калган иде. Якынча бер-ике сәгать эчендә электр тәэминаты тулысынча тергезелде, дип хәбәр итә Татастанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Беренчел мәгълүматларга караганда, ут Тойма-2 ярдәмче станциясендәге каза сәбәпле өзелгән.
Ут бетү нәтиҗәсендә юл чатларында машина хәрәкәте көйләнмәү сәбәпле бер юл казасы булуы билгеле.
Дүшәмбе Казанның берничә районында да электр тәэминаты өзелгән иде. Шәһәрнең 100 меңләп кешесе утсыз торды.