Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция Төркиянең гамәлләре сәбәпле БМО Иминлек шурасын җыярга чакыра


Сүриянең Төркия чигендәге Африн төбәгендә Сүрия сугышчысы, 21 гыйнвар 2018
Сүриянең Төркия чигендәге Африн төбәгендә Сүрия сугышчысы, 21 гыйнвар 2018

Әнкара көрд сугышчы төркемнәрен күп илләрдә тыелган Көрд эшчеләр партиясе белән бәйләнештә булуда гаепли.

Франция БМО Иминлек шурасының ашыгыч утырышын җыярга чакыра. Бу хакта Франциянең тышкы эшләр министры Жан-Ив Ле Дриан үзенең Twitter битендә хәбәр итте. Бу халыкара җәмәгатьчелекнең Әнкараның Сүриянең көрд төбәкләрендәге хәрби гамәлләренә әлегә кадәр иң сизелерлек җавабы булды.

Шимбә көнне Төркиянең хәрби җитәкчелеге Сүриянең Төркия чигендәге Африн төбәгендә көрд сугышчыларына каршы хәрби гамәлләр башлавы турында белдерде. Якшәмбедә Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым авиация һәм бронетехника катнашында хәрби гамәлләр башлануын раслады.

Кушма Штатларның мондый гамәлләр төбәкнең тагы да тотрыксызлануына китерәчәк дигән кисәтүләренә карамастан, Әнкара бу адымга барырга булды.

Төркиянең рәсми Анадолу агентлыгы мәгълүматына күрә, көрдләрнең "халык саклану төркемнәренә" (Yekîneyên Parastina Gel, YPG) каршы "Зәйтүн ботагы" дип аталган хәрби операциядә Сүрия хакимиятләренә каршы көрәшкән "Сүриянең ирекле армиясе" дә ярдәм итә.

XS
SM
MD
LG