Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный уфаларны 28 гыйнвар митингка чакырды


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Оппозиция вәкиле Алексей Навальный Уфада яшәүче тарафдарларын 28 гыйнвар сайлаучылар протестына чакырып, видео чыгарды. Ул халыкны "нормаль сайлаулар таләп итәргә" өнди.

Алексей Навальный Уфа халкын сайлаучыларның протест җыенына чакыра. Без өйдә утырганда, Путин түрәләре безне талауны дәвам итәчәк, ди оппозиция вәкиле һәм нормаль сайлаулар таләп итүне сорап, митингка чыгарга өнди.

Навальнының Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышева үзенең Facebook сәхифәсендә әлеге видео белән уртаклашып, Навальный тарафдарлары бөтенрусия каршылык чарасына чыгачак, дип яза. "Чөнки безнең республика тәмам оятсызланды", ди ул.

"2012 елның 4 февралендә узган митинг һәм йөрешнең видеосын карадым. Октябрь проспектыннан бардылар, шәһәр хакимияте янында митинг оештырдыдар, беркем дә каршы килмәде. Кайда болар? Хакимиятнең кеше хокукларын тартып алуы менә нәрсәгә китерә - яшәү авырлашканнан авырлаша бара", дип яза Чанышева.

Уфадагы Навальный штабы республика хакимияте һәм шәһәр мэриясенә йөреш һәм митинг оештыру өчен рәсми хат юллаган иде.

28 гыйнварга планлаштылырган йөреш "Уфа" универмагы мәйданы каршыннан башланачак диелде. Аннары Октябрь проспекты һәм СССРның 50 еллыгы урамы буйлап Спорт сарае каршындагы мәйданга килеп, шунда митинг үткәрергә җыенуларын белдерделәр. Хакимияттән тиешле вакытка җавап булмаганлыктан оппозиция тарафдалары әлеге митингны килештерелгән дип саный.

2017 елның ахырында Русия Үзәк сайлау комиссиясе Навальныйны Русия президенты вазифасына намзәт итеп теркәүдән баш тарткач, оппозиция җитәкчесе русияләрне 28 гыйнвар урамнарга чыгарга чакырган иде. Навальный Уфадан тыш, тагын берничә шәһәр өчен митингка чакырып видео яздырган.

XS
SM
MD
LG