Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: хөкүмәт "Яровая кануннары" шартларын йомшартырга ризалашкан


Новосибирскида "Яровая кануннарына" каршы митинг
Новосибирскида "Яровая кануннарына" каршы митинг

Русия хөкүмәте "Яровая кануннарына" карата тәнкыйтьләрнең бер өлешен нигезле дип таныган һәм аның кайбер шартларын йомшартырга һәм гамәлгә кертү вакытын озайтырга карар иткән.

Бу хакта Русия элемтә министры урынбасары Дмитрий Алхазовның Русиянең сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлегенә (РСПП) җибәрелгән хатына сылтанып, "Коммерсантъ" басмасы яза.

"Яровая кануннары" элемтә операторларын ярты ел дәвамында кулланучыларның телефоннан сөйләшүләрен һәм язышуларын сакларга мәҗбүр итә. Басма мәгълүматына караганда, хәзер мәгълүмат саклау урыннары элемтә челтәренең сыйдырышлык күләменә түгел, ә фактик трафикка карап исәпләнәчәк. Бу операторларның чыгымнарын киметергә ярдәм итәр дип көтелә. Алар бөтен трафикны (тавыштан башка) 30 тәүлек дәвамында сакларга тиеш булачак. Сакланырга тиешле мәгълүмат күләме 2022 елның 1 декабрендә үзгәртелергә мөмкин. Элемтә операторлары җиһазлар сатып алуда да экономияли алачак. Мәгълүматны саклау өчен алар, элемтә министрлыгы һәм ФСБ караганнан соң, үзләрендә булган инфраструктураны куллана алачак диелә.

Элегрәк РСПП Русиянең өч эре элемтә операторы 2018 елда канунны үтәү өчен 100 миллиард акча чыгарырга мәҗбүр булачак дип бәяләгән иде. Дәүләттән моңа ярдәм каралмаган.

"Яровая кануны" 2016 елның җәендә кабул ителде. Ул элемтә операторларын һәм интернет-провайдерларны хат алышуларны, сөйләшүләрне һәм кулланучыларның башка мәгълүматын алты ай дәвамында сакларга мәҗбүр итә. Канун 2018 елның июлендә гамәлгә керергә тиеш.

XS
SM
MD
LG