Accessibility links

Кайнар хәбәр

Idel.Реалиидагы тәнкыйть мәкаләсеннән соң Алмаз Әхмәтҗанов Яшь юристлар берлеге рәислегеннән киткән


Алмаз Әхмәтҗанов (у)
Алмаз Әхмәтҗанов (у)

Былтыр июньнән башлап Русия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге каршындагы Яшь юристлар берлеге рәисе булып эшләгән Алмаз Әхмәтҗанов рәислектән киткән.

Бу мәгълүматны Idel.Реалиига Ассоциациядә раслаганнар. Былтыр декабрь ахырында анда Алмаз Әхмәтҗановның талау һәм документлар урлау өчен өч ел да 10 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителүе турында мәкалә чыккан иде.

Шулай да Әхмәтҗанов Татарстанның юристлар ассоциациясеннән китмәгән. Ул ассоцияциянең башкарма комитеты рәисе Илнар Гыйрфановның ярдәмчесе итеп билгеләнгән, дип хәбәр ителә. Гыйрфанов "Чиста сайлаулар өчен" хәрәкәтенең төбәк җитәкчесе дә булып тора.

Яшь юристлар берлеге рәисе итеп элек урынбасар булган Денис Хәйруллин куелган.

XS
SM
MD
LG