Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең эчке бурычы ел эчендә бер триллион сумга арткан


Русиянең эчке дәүләт бурычы 2017 ел эчендә 1 триллион 146, 78 миллиард сумга, ягъни якынча 18,8 процентка арткан.

2018 елның 1 гыйнварына Русиянең эчке дәүләт бурычы 7 триллион 247,1 миллиард сум тәшкил иткән. Әлеге бурычның иң зур өлеше - 59,1 процентын төгәл бәясе булган федераль займ облигацияләре тәкшил итә. Бу хакта Русия финанслар министрлыгы сайтындагы документтан күренә.

Русиянең кыймәтле кәгазьләр белән билгеләнгән эчке дәүләт бурычы 1993 елда формалаша башлый һәм шуннан бирле артып кына килә. 2018 елгы федераль бюджетта эчке дәүләт бурычының иң югары дәрәҗәсе дип 10,5 триллион сум күрсәтелгән.

XS
SM
MD
LG