Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ ярлары буенда Русиянең күзләү корабы пәйда булган


Виктор Леонов корабы
Виктор Леонов корабы

АКШ хәрбиләре Төньяк Каролина ярларыннан 106 чакрым ераклыкта Русиянең "Виктор Леонов" күзләү корабы булуны ачыклаган.

Бу хакта CNN хәбәр итә. Телеканал чыганаклары мәгълүматына караганда, берничә көн элек Русия корабы Кариб диңгезенең көньягындагы Тринидад һәм Тобаго башкаласын узып Канаверал борыны һәм Кингс-Бэй белән Норфолктагы АКШ хәрби диңгез флоты ныгытмалары (базасы) тирәсендә йөргән. Америка хәрбиләре "Виктор Леонов" АКШ ярлары янында дүрт айдан алты айга кадәр булырга мөмкин дип фаразлый.

"Виктор Леонов" корабы күзләү миссиясен АКШ ярлары тирәсендә даими башкарып тора. Соңгы тапкыр аны 2017 елның февраль-мартында күргәннәр. Аңа кадәр 2015 елның апрелендә АКШ ярлары янында тукталган булган.

"Виктор Леонов" сигналларны тота, АКШ диңгез флоты гидролокаторлары мөмкинлеген үлчи ала, анда "җир-һава" ракеталары да бар дип фаразлана.

Америка хәрбиләре элегрәк Русия корабындагы җиһазлар искергән, алар радиосигналлар гына тоту өчен генә көйләнгән, цифрлы элемтәне тота алмый, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG