Accessibility links

Кайнар хәбәр

23 гыйнвар ФСБ Кырымның Акмәчет районы Новый Мир бистәсендә Исмаил Рамазанов өендә тентү уздырып аны Акмәчеткә алып китте. Иске Кырымда Джамбаз Мухсим йортында да тентү узды.

ФСБ хезмәткәрләре Акмәчет районының Новый мир бистәсендә Исмаил Рамазанов яшәгән йортка иртәнге сәгать дүрттә килгән. Экстремизм пропагандалау гаепләве нигезендә узган тентүдән соң аның телефонын, планшетын, украин паспортын, дипломнарын алып киткәннәр, ятак астында патроннар "табылган" дип хәбәр ителә. Шул вакытта инде шаһитләр дә табылды ди Исмаилның әтисе Сеитнеби Рамазанов.

Көнчыгыштагы Иске Кырым шәһәрендә Джамбаз Мухсин йортында тәрәзәләрне ватканнар, тентү сәбәпләрен аңлатмаганнар. "Кырым теләктәшлеге" ("Крымская солидарность") төркеме әлеге тентү вакытында урамда төшерелгән видеоны Facebook-ка урнаштырды.

Русия Кырымны аннексияләгәннән соң ярымутрауда кырымтатарлар өйләрендә тентүләр гадәти хәлгә әверелде, дистәләрчә кырымтатар югалды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG