Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тоткарланучыны азаплауда гаепләнгән элекке полиция хезмәткәрләренә шартлы хөкем карары гамәлдә калды


Гаепләнүче элекке полиция хезмәткәрләре мәхкәмәдә
Гаепләнүче элекке полиция хезмәткәрләре мәхкәмәдә

23 гыйнварда Татарстан Югары мәхкәмәсе тоткарланган Павел Дроздовны азаплауда гаепләнгән элекке полиция хезмәткәрләренә шартлы хөкем карарын гамәлдә калдырды. Тоткарланучының үлеме белән полиция хезмәткәрләренең гамәлләре арасында бәйләнеш юк, диелде.

"Зона права" юристы Игорь Шолохов мәхкәмәдә ясаган чыгышында Киров районы мәхкәмәсе шартлы җәза биреп "Русиядә азаплаулар куллану вазгыятен үзгәртергә теләмәвен күрсәтте", диде.

Тагын бер юрист Андрей Сучков та, хөкем карарының йомшак булуын әйтеп, гаеләнүчеләрне иректән мәхрүм итүне сорады.

Полиция хезмәткәрләренең адвокатлары исә, әлеге хөкемнең гадел булуын әтеп, башка хөкем карары чыгармауны сорады. Хөкем ителүчеләрнең берсе Олег Бачуров гаебен таныды дип яза Idel. Реалии.

2012 елның 1 февралендә полиция хезмәткәрләре Казан тимер юл транспорты техникумы мөдире урынбасары Павел Дроздовны камерага яба. Полиция белдергәнчә, Дроздов исерек булган һәм тәртип бозган, шуңа күрә бүлек хезмәткәрләре аның кулын богауларга мәҗбүр булган. Беркадәр вакыттан соң Дроздов үлгән. Фаразларның берсенә күрә, Дроздов "карлыгач" ысулы кулланып җәзалаганга үлгән булырга мөмкин.

Былтыр 29 ноябрьдә полиция хезмәткәрләренә хөкем карарлары чыкты. Сергий Петикин дүрт елга, Алексей Петикин, Эдуард Болгаров һәм Олег Бачуров 3,5 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.

XS
SM
MD
LG