Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Миловский парк" комплексыннан фатир алганда алданучылар пикетка чыкты


Уфада ялгыз пикет
Уфада ялгыз пикет

Уфаның "Миловский парк" торак комплексында социаль ипотекага фатир алучылар 23 гыйнварда ялгыз пикетларга чыкты. Алар йортларның төзеп бетерелүен таләп итә.

Әлеге чара "Путинны каршы ал" дип атала. Алданучылар пикетларны сишәмбе дә дәвам итәргә җыена. 24 гыйнварда Уфага Русия президенты Владимир Путин килергә тиеш, пикетчылар президентка күренергә тели.

Моңа кадәр "Миловский парк"тан фатир алучылар ачлык игълан иткән иде. Активистлар сүзләренчә, йортларның төзелеше туктатылган, ә хакимиятләр мәсьәләне хәл итү өчен берни дә эшләми.

"Миловский парк" торак комплексы Уфаның күптәннән төзелә башлаган һәм һаман төзелеп бетмәүче корылмаларының берсе. Аның торак мәйданы 500 мең дүрткел метр тәшкил итә. Комплекс төзелеше 2013 елда башланды. 2017 ел башында төзелеш оешмасы бөлгенлеккә төште, "Миловский парк"ны төзү туктатылды.

Былтыр март аенда эшне тикшерү башланды. Ялган белән аеруча зур күләмдә акча үзләштерү маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Зыян күләме 1-2 млрд сум дип бәяләнә.

XS
SM
MD
LG