Али Алимов Акмәчеттә кырымтатар балалар ансамбльләрен оештырып, соңгы сулышына кадәр аларга җитәкчелек итте.
Мәрхүмне соңгы юлга озатырга 500гә якын кеше, алар арасында кырымтатар зыялылары, артистлар, бию ансамбльләренең биючеләре, якыннары килде.
Кырымнан 17 яшендә сөргенлеккә җиберелгән Али әфәнде кырымтатарларга ватанга кайтырга ясак булганда Кырымга якынрак булам дип Одессада урнаша, анда 22 ел яши. 1990 елда Акмәчеткә кайта. Ул вакыттан бирле үзе оештырган ансамбльләргә җитәкчелек итеп, 2 меңгә якын кырымтатар балаларын биюче итеп тәрбияли, ансамбльләре белән Төркия, АКШ, Польша, Романия, Берләшкән Гәрәп Әмирлекләрендә, Украина буйлап сәфәрләр ясап кырымтатар биюләрен тәкъдим итә. Аның шәкертләре хәзер барлык профессиональ ансамбльләрдә бии, үзләренең ансамбльләрен оештырып, остазлары эзеннән баралар.
Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Мәҗлес исеменнан Али Алимовның туганнарының кайгысын уртаклашты.
Ике ел элек Алим Алимов хакында "Гомер биюе" дигән фильм чыккан иде.