Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татфондбанкның элекке җитәкчесе Мусин төрмә хастаханәсенә салынган


Роберт Мусин
Роберт Мусин

Татфондбанк идарәсенең элекке рәисе Роберт Мусин Казанның 2нче санлы колония каршындагы тоткыннар хастаханәсенә салынган. Моңа кадәр ул сәламәтлек саклау министрлыгы хастаханәләрендә генә дәваланган булган.

Сәламәтлеге начарлануга зарланып, Мусин тикшерү изоляторының медицина бүлегенә 22 гыйнварда мөрәҗәгать иткән. Табиблар аның сәламәтлеген тикшергәннән соң хастаханәгә салырга дигән карарга килгәннәр, дип яза "Реальное время".

Моңа кадәр ул Казанның шәһәр хастаханәләрендә дәваланган булган.

Чәршәмбе Тикшерү комитеты Роберт Мусинны йорт сагына чыгару турында гариза бирде.

Узган ел мартта Русия банкы Татфондбанкның лицензиясен алды. Банк җитәкчелегенә җинаять эше ачылды. Роберт Мусинга башта Русия банкы биргән 3,1 млрд сумны әвеш-тәвеш китерүдә, ә аннан соң 310 млн сумлык милекне банк карамагыннан чыгаруда шикләнү белдерелде. Ул әлеге сак астында.

XS
SM
MD
LG