Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Кореядә хастаханәдә янгында 40тан артык кеше һәлак булган


26 гыйнвар Көньяк Кореянең Мирян шәһәре хастаханәсендә янгын чыгып, ким дигәндә 41 кеше һәлак булган, 79 кеше зыян күргән.

Зыян күрүче 79 кешенең хәле авыр, дип яза ​Yonhap агентлыгы. Кешеләр башлыча төтенгә тончыгып үлгән, диелә.

Янгын җирле вакыт белән иртәнге 8нче яртыда төп бинаның беренче катында чыга. 111 кеше әлеге бина эчендә була. Утны сәгать ярымнан соң гына сүндерә алалар. 52 кеше күрше хастахәнәләргә, 94 кеше якындагы картлар йортына күчерелә. Ике бинада барлыгы 200 кешенең дәвалануы әйтелә.

Агентлык хәбәренчә, Көньяк Корея президенты Мун Чжэ Ин ашыгыч җыеылыш җыйган һәм киләчәктә мондый фаҗиганы булдырмас өчен янгынның сәбәпләрен ачыкларга кушкан диелә.

XS
SM
MD
LG