Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Трамп иммиграция реформасы планын тәкъдим итте


Дональд Трамп сенаторлар белән
Дональд Трамп сенаторлар белән

АКШ президенты Дональд Трамп 1,8 миллион рөхсәтсез яшәүче мөһаҗирләрне легальләштерү һәм Мексика чигендә дивар төзү планын тәкъдим итте.

Планга ярашлы Америкага бала вакытында әти-әниләре алып килгән 1,8 миллион мигрант 10-12 елдан соң әгәр эшләре булса һәм хөкемгә тартылмасалар, ватандашлык алу өчен гариза тапшыра алачак.

Планда шулай ук Мексика белән чиктә контрольне көчәйтү һәм илгә килүче иммигрантларның гомум санын кыскарту да каралган. Документ АКШ белән Мексика арасында дивар төзү өчен 25 миллиард доллар акча бүлүне һәм Канада чигендә кешеләрне үткәрү тәртибен көчәйтүне финанслауны да күз уңында тота.

Ак йорт Сенат канун өлгесе өчен февраль башында ук тавыш бирер дип өметләнә.

Барак Обама президент булганда кабул иткән фәрман бала чагында АКШка килгән 700 меңнән артык канунсыз яшәүче мөһаҗирләрне депортациядән яклый иде. Ләкин фәрман март башында гамәлдән чыгачак. Трамп планы әлеге мигрантларга да кагылачак, диелә.

Сенатта күпчелек лидеры республикан Митч Макконел әлеге план иммиграция проблемын хәл итәргә тиеш, дип белдерә. Ә демократлар дивар төзү акчаны җилгә очыру дип саный.

Дональд Трамп сайлау алды кампаниясе барышында ук рөхсәтсез яшәүче мөһаҗирләр өчен кануннарны кырыслату турында белдергән иде. Былтыр ел башында кайбер илләрдән мигрантлар кабул итмәү, канунсыз яшәүче мөһаҗирләрне сыендыручы шәһәрләргә акча бирмәү турында фәрман да имзалаган иде.

XS
SM
MD
LG