Чехия президентын сайлауның икенче туры нәтиҗәләренә күрә, Милош Земан җиңә.
99 проценттан артык сайлау бүлекләрендәге тавышларны санаганнан соң Земанның көндәше, Чехия фәннәр академиясенең элекке җитәкчесе Иржи Драгош үзенең җиңелүен таныды.
Земан өчен 51,5 процент, Драгош өчен 48,5 процент кеше тавыш биргән. Хокукы булганнарның 65 проценты сайлауда катнашкан диелә. Сайлауның рәсми нәтиҗәләре якындагы көннәрдә игълан ителәчәк.
Ике атна элек беренче тур булган иде. Анда Земан 39, ә Драгуш 26 процент тавыш җыйды.
Земан моңа кадәр президент булганда берничә тапкыр Русиягә барды, Крымны аннексияләү, Украинаның Көнчыгышындагы сугышта катнашу сәбәпле кертелгән санкцияләрне туктату кирәк дип тә белдерде. Драгош Европа тарафлы сәясәтче булып санала.