Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан IKEA-сын татарчалаштыруны хуплаган Ингвар Кампрад вафат


Ingvar Kamprad, founder of Swedish IKEA
Ingvar Kamprad, founder of Swedish IKEA

Ингвар Кампрад рөхсәте белән 2015 елда Казанның IKEA кибетендә элмә такталар татарча да куелды.

Швециядә IKEA компаниясенә нигез салган Ингвар Кампрадның 91 яшендә вафат булуы хәбәр ителә.

Кампрад 17 яшендә, 1943 елда IKEAга нигез сала. 2013 елга кадәр ул компаниянең мөдирләр шурасы рәисе булып эшли. Дөньяның 49 илендә 400дән артык IKEA кибете бар. Ширкәтнең еллык кереме 62 миллиард доллар тәшкил итә. Forbes рейтингына күрә, Кампрад гаиләсенең байлыгы өч миллиард доллар тәшкил итә.

Казандагы IKEA кибетендә 2014 елның көзенә кадәр татар телендәге язулар юк, элмә такталар русча гына иде. Азатлык IKEA җитәкчелегенә, шәхсән Ингвар Кампрадка мөрәҗәгать итеп, кибеттә Татарстанның ике дәүләт теленең берсе - татарча нигә юк дип сорагач, Казандагы сатып алучыларга уңайлы булсын дигән максат белән, 2015 елның февралендә татар телендә дә элмә такталар булачак дип белдерделәр. Шуннан соң әлеге кибеткә татарча язулар да куелды.

XS
SM
MD
LG