28 гыйнвар Гирай Куламетов иреккә чыкты. Ул 10 тәүләккә изоляторга ябылган иде. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итте.
Куламетов иреккә чыгуын дуслары, теләктәшләре, туганнары җыелып каршы алды.
Иске Кырымда яшәүче Гирай Куламетовның өендә 18 гыйнвар тентү уздыру өчен өй алдына автозак, битлекләрдә куәт төркемнәре вәкилләре китерелде. Тоткарланганның әтисе Зеки Куламетов куәт төркеме иртән тентү уздырганын, өйдәгеләрдән телефоннарын тартып алуларын, компьютерның процессоры чыгарылганны хәбәр иткән иде. Гирай Куламетовны социаль челтәрләрдә экстремист мәгълүматлар таратуда гаепләделәр.
2014 елдан башлап, Русия Кырымны аннексияләгәч, кырымтатарларны террорчылык, экстремизмда гаепләүләр, урлаулар, үтерүләр, хәбәрсез югалулары, тоткарлаулар арта бара.