Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка композиторы Путин турындагы җыры өчен Грэмми алды


Владимир Путин
Владимир Путин

Номинантлар арасында "Иң яхшы опера язмасы" бүләген дәгъвалаган Аида Гарифуллина да бар иде, ул Грэмми ала алмады.

АКШ композиторы Рэнди Ньюман "Путин" дип аталган җырның аранжировкасы өчен Грэмми бүләге алды. Бу хакта Тавыш яздыру академиясенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Путин" җырыннан тыш, әлеге номинациягә "Ла-ла-лэнд" фильмына саундтрек та тәкъдим ителгән булган. Ньюман өчен бу җиденче Грэмми.

Иң яхшы инструменталь башкару номинациясендә бүләкне тумышы белән Түбән Новгородтан булган пианист Даниил Трифонов алды.

"Иң яхшы опера язмасы" бүләгенә Аида Гарифуллина да тәкъдим ителгән иде. Грэмми "Воццек" операсы өчен Ганс Граф һәм Хьюстон симфоник оркестрына бирелде.

"Ел җыры" дип Бруно Марсның "That’s what I like" композициясе танылды. Марс шулай ук "24K Magic" җыентыгы өчен "Иң яхшы альбом" номинациясендә Грэмми алды.

Грэмми бүләге быел 60нчы тапкыр тапшырылды. 15 ел эчендә беренче тапкыр ул Калифорниядә түгел, Нью-Йоркта узды.

XS
SM
MD
LG