Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә АКШ санкцияләренә кагылышлы киңәшмәләр узган


Русиядә АКШның чираттагы санкцияләр кертү ихтималына кагылышлы "бөтен дәрәҗәдәге оешмаларда" киңәшмәләр узган. Кайбер чыганаклар мәгълүматынча, чикләүләргә каршы торуның гомум планы "әлегә уйланылмаган".

Санкцияләр кертелү ихтималы турындагы киңәшмәләр аерым ширкәтләрдә дә, Русия президенты идарәсендә дә узган, дип яза Коммерсантъ Кремльдәге чыганак сүзләренә сылтанып.

Икенче бер чыганак хәбәренчә, ихтимал чикләүләргә каршы торуның гомум планы "әлегә уйланылмаган". Җавап чаралары Вашингтон яңа чикләүләр керткәч кенә кабул ителергә мөмкин, ди ул. Шул ук вакытта Русия президенты Владимир Путин сүзчесе Дмитрий Песков Кремль "саклык чараларын булдырды" дип белдергән иде.

АКШ президенты идарәсе гыйнвар ахырында Конгресска "Кремль хисабы" тапшырырга тиеш. Анда Путинга якын кешеләрнең исемнәре язылган. Аларга чикләүләр кертелергә мөмкин. Медиа мәгълүматынча, исемлеккә 300ләп кеше керү ихтималы бар. Алар арасында югары даирәләрдәге Русия түрәләре, бизнесменнар һәм аларның гаилә әгъзалары бар.

26 гыйнварда АКШ Русиянең Украина көнчыгышында низагка катнашуы өчен Кремльгә каршы чикләүләрне киңәйткән иде инде. Яңа "Кара исемлектә" 12 кеше һәм тугыз ширкәт бар.

XS
SM
MD
LG