"Безнең фирка корылтайда хәзерге президентка теләктәшлек белдерәчәге турында әйтте. Мин сайлау кампаниясендә актив катнашырга җыенам, халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүне көйләп торачакмын", дигән Билгилдиева Idel.Реалиига. Ул "ил безнең намзәт өчен тавыш бирер" дип өметләнүен әйтә.
Татарстанда Владимир Путин штабына "Бердәм Русия"нең төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Андрей Кондратьев, Гомумрусия халык фронтының Татарстандагы штабы рәистәше Игорь Бикиев кергән. Штабның рәистәшләре булып берничә кеше тора. Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Путинның ышанычлы вәкиле буларак теркәлгән.