Accessibility links

Русиядә туучылар санының кимүе соңгы 10 елдагы рекордлы дәрәҗәгә җиткән


2017 елда Русиядә туучылар саны 10,7 процентка кимегән. Былтыргы туучылар саны 2007 елдан бирле иң түбән күрсәткеч санала.

Росстат белдерүенчә, 2017 елда илдә 1,69 млн бала туган, бу 2016 елгыдан 200 меңгә кимрәк. Моннан азрак бала соңгы тапкыр 2007 елда туган булган. Туучылар саны кимемәгән бердәнбер төбәк – Чечня. Иң түбән күрсәткеч Ненец автоном бүлгесендә, анда туучылар саны 16,5 процентка кимегән. Татарстанда туучылар 13,9 процентка, Башкортстанда 11,6 процентка кимегән.

Шул ук вакытта 2017 елда үлүчеләр саны XXI гасырдагы иң түбән дәрәҗәгә җиткән. Ләкин 2016 елда 5,4 мең кешегә табигый арту, ә 2017 елда, киресенчә, 134,5 мең кешегә табигый кимү булган.

Шулай да мигрантлар хисабына былтыр Русия халкы 70 мең кешегә арткан.

Былтыр декабрьдә Русия хезмәт министры Максим Топилин илдә туучылар саны халык санын арттыру өчен җитми дип белдергән иде. Алай гына да түгел, киләсе елларда, Топилин сүзләренчә, вазгыять начараячак, чөнки бала табу яшендәге хатын-кызлар илдә 25 процентка кимиячәк, дип яза РБК.

XS
SM
MD
LG