Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ике полиция майоры тоткарланучыны кыйнауда гаепләнә


Лениногорскида полициянең ике майорына бер егетне кыйнауда гаепләү белдерделәр. Аларга вәкаләтләре кысаларыннан чыгып көч куллану маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Җинаять эше материалларына караганда, 2017 елның 13 августында Лениногорскиның ике участок полициясе хезмәткәре Виталий Мостафин һәм Алберт Сәмигуллин тоткарланучыны керамик плитәләр урлауны танырга күндерү өчен кыйнаганнар. Бу хакта "Зона права" юристы Андрей Сучков хәбәр итә.

Тикшерү комитеты Мостафин һәм Сәмигуллинга карата җинаять эше ачкан. Алар вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләнә. Тикшерү версиясенә караганда, кыйнаудан тыш, полиция хезмәткәрләре Лениногорскиның икенче бер кешесен тоткарланган кешедән плитәләр алганлыгы турында дәлилләр бирүгә күндерү өчен аны тоткарлау һәм тикшерү изоляторына ябу белән янаган. Алар моны тоткарланган кешенең гаепсез икәнен белә торып эшләгән диелә.

Бүген мәхкәмә Мостафин һәм Сәмигуллинны кулга алу мәсьәләсен караячак.

XS
SM
MD
LG