Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сайлау бүлекләренең өчтән берендә генә видеокамералар булачак


Мидхәт Шаһиәхмәтов (c) матбугат очрашуында
Мидхәт Шаһиәхмәтов (c) матбугат очрашуында

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада президент сайлау вакытында сайлау бүлекләренең өчтән бер өлешендә генә видеокамералар булачак диде.

"Барлык территориаль сайлау комиссияләрендә дә күзәтү камералары куела. Ә сайлау бүлекләренә килгәндә, камералар 940 бүлеккә эленәчәк", диде Мидхәт Шаһиәхмәтов чәршәмбе матбугат очрашуында.

Ул видеокамералар сайлаучылар бер мең кешедән арткан сайлау бүлекләренә генә куела дип ачыклык кертте.

2012 елгы президент сайлау вакытында Татарстанда барлык сайлау бүлекләрендә дә видеокамералар эленгән иде. Видеоязмаларны карап, бәйсез күзәтүчеләр йөзләгән хокук бозулар тапты.

Татарстанда барлыгы 2817 сайлау бүлеге бар. Русия президентын сайлау 18 мартта узачак.

XS
SM
MD
LG