Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең резерв фонды рәсми рәвештә ябылды


Русяинең резерв фонды 1 февральдән рәсми рәвештә ябылды. Бюджет кодексындагы резерв фонды турындагы маддә көчтән чыкты. Өстәмә табышлар дәүләт байлыгы фондына салынып барачак.

Резерв фондындагы соңгы триллион сумны Русия финанс министрлыгы 2017 ел ахырында тотып бетергән иде инде. Хәзер нефть һәм газ сатудан кергән өстәмә табыш Русиянең дәүләт байлыгы фондына җибәреләчәк. Бюджет дефициты да әлеге фондтан капланачак диелә.

Резерв фондын булдыру идеясе белән элекке финанс министры Алексей Кудрин чыккан иде. Фонд 2008 елның февралендә барлыкка килде. Ул Русия бюджетын нефть бәяләре төшүдән килгән зыяннан сакларга тиеш иде. Белгечләр бяләвенчә, җыелган акча Русиягә 2008 елгы кризисны авыр социаль һәм финанс киеренкелексез генә кичерергә ярдәм иткән, соңгы елларда да илне даими коткарып килгән.

Русия дәүләт байлыгы фонды халыкның ихтыяри пенсия тупланмаларын өстәмә финанслау һәм Пенсия фонды бюджетын көйләр өчен тотылды.

Русия финанс министрлыгы мәгълүматына караганда, 2018 елның 1 гыйнварына дәүләт байлыгы фонды 3,75 трлн сум тәшкил иткән.

XS
SM
MD
LG