Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә Кырым Русиянеке итеп төшерелгән хариталарны сатудан алганнар


Кырым Русиянеке буларак төшерелгән атлас
Кырым Русиянеке буларак төшерелгән атлас

Чехиянең мәгариф министрлыгы Украина мөрәҗәгатеннән соң Кырым Русия җирлеге буларак төшерелгән мәктәп атласларын әйләнештән алган.

Бу хакта министрлыкның сайтында хәбәр ителә.

Атласлардагы "Русия Кырымына" былтыр ноябрьдә үк Украинаның Чехиядәге илчесе Евгений Перебийнис игътибар иткән һәм хариталар җитештерүче ширкәткә мөрәҗәгать белән чыккан. Җавап хатында ширкәт гафу үтенүен һәм ялгышлык киткән хариталарны сатудан алуын белдерде, дип язды дипломат үзенең Facebook сәхифәсендә.

Күптән түгел яңа мөддәткә сайланган Чехия президенты Милош Земан Кырым аннексиясенә һәм Украинаның көнчыгышындагы низагка бәйле Русиягә кертелгән чикләүләрне бетерү яклы булуын әйткән иде. Аннексияне Земан "инде булган факт" дип атады һәм Киевка ярымутрау өчен компенсация сорау турында Мәскәү белән сөйләшергә тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG