Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында тентү узды


1 февраль Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында тентү узды. Министр урынбасары Елена Шишмарева Тикшерү комитетына сорау алырга чакырылган.

Тикшерү бюджет акчаларын урлау эше нигезендә бара, дип яза "Реальное время" үз чыганакларына таянып.

Финанс эшчәнлегендә канун бозу, җитәкчеләрнең мәнфәгатьләр низагын исәпкә алмау фактлары Татарстан президенты кушуы белән 2017 ел ахырында уздырылган тикшерү барышында ачыкланган, диелә.

Министр урынбасары Елена Шишмарева медицина оешмаларындагы акча агымын контрольдә тоту өчен җаваплы.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG